Төзелеш Министрлыгында коммуналь энергетиканы модернизацияләүгә яңа карашлар тәкъдим ителде

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Новые сетевые технологии” ҖЧҖнең “Коммуналь энергетиканы модернизацияләүгә яңа карашлар” дигән темага презентация булды.

Әлеге презентацияне “Новые сетевые технологии” компаниясе вәкилләре үткәрде.  Чарада  ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, министр урынбасары А.М. Фролов һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Презентация барышында катнашучылар “Новые сетевые технологии” компаниясенең РФ коммуналь энергетикасына энергорайоннар белән төркемләп идарә итү технологияләрен, технологик һәм икътисади факторлар кертү буенча  инициативасы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International