2013 елның 26 сентябрендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, СССР дәүләт премиясе Лауреаты, 1956 елдан алып 2010 елга кадәр “Татинвестгражданпроект” ГУПта эшләгән, булган барлык белемнәрен, көчен проектлы эшкә биргән, проектчы белгечләренең берничә буынын тәрбияләгән, Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең берничә объектын, шул исәптән Казан шәһәренең Дәүләт циркын төзүдә зур өлеш керткән Валентина Даниловна Панова 84 нче яшендә вафат булды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Гражданлык җеназасы 2013 елның 28 сентябрендә 10 сәгать 30 минутта түбәндәге адрес буенча булачак: Казан шәһәре, Лесгафт ур., 28 йорт, 2нче корпус.