Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Биектау районында булды, анда дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Советының чираттагы 43 утырышында катнашты.
Эш сәфәре кысаларында ведомство башлыгы район предприятиеләре күргәзмәсендә булды, шулай ук капиталь ремонттан соң Бөреле мәдәният йорты бинасын карады.
Биектау муниципаль районының Бөреле авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт 2022 елның маенда башланды. Төзелеш-монтаж эшләре барышында түбә, чорма, фасад, тишекләр, түшәм, стеналар алыштырылган. Идәннәр җәелдерелә, вентиляция системасы монтажлана, керү төркеме урнаштырыла, янәшәдәге территория төзекләндерелә. Бүгенге көндә барлык төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган.
Кунаклар арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Дәүләт Думасы депутаты Камил Садриев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин бар иде.