ТР Кайбыч районы Федоров авылы җирлегендә спорт мәйданы төзү буенча эшләр бара. Район Башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов сүзләренә караганда, Федоров урта мәктәбендә, булачак спорт мәйданы территориясендә җир эшләре эшләнгән, гравий, ком салынган. Асфальт салу көтелә. Монда волейбол, баскетбол мәйданнары, якында гына мини-футбол кыры булачак.Тренажерлар өчен махсус мәйдан да уйланылган. Төзү эшләре өчен 3 миллион сум бүленеп бирелгән. Кулангин урта мәктәбенә, әлеге максатлар өчен, 1,5 миллион сум бүлеп бирү каралган. Эшләрне тәмамлаганнан соң, төзүчеләр бригадасы, Зур Каенлык һәм Молькеев мәктәпләренә китәчәк.