Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган гимназиядә булып кайтты

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган 19 нчы гимназиясендә булды.  Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

 

19 нчы Гимназия шәһәрнең халык күпләп яшәгән районында урнашкан. Бүген биредә 1,8 меңнән артык бала - 58 сыйныф белем ала. 2023 елда уку йортының төп бинасында капиталь ремонт үткәрелгән.

 

Моннан тыш, 2023 елның декабрендә төзүчеләр өстәмә корпусны тапшырдылар, бу урыннар санын киңәйтергә мөмкинлек бирде.

 

Объект Мәгариф илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

 

Яңа корпуста 12 кабинет, 372 урынлык ашханә, спорт залы, коворкинг өчен күп функцияле зона һәм өстәмә гардероб урнашкан.

 

Рөстәм Миңнеханов яңа уку биналарын карады, балалар белән аралашты, шулай ук гимназия җитәкчелеге белән мәгариф учреждениесен алга таба үстерү турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International