Татарстанда 38 меңнән артык гаилә ипотека буенча торак шартларын яхшыртты

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Россиядә гаилә ипотекасы программасы 2030 елга кадәр озайтылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама барышында хәбәр итте.

 

Соңгы алты елда миллионлаган Россия гаиләләре торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 900 меңнән артык гаилә ипотекасы ярдәмендә. Бу программа 2018 елда башланган. Аны башта ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, аннары бер балалы гаиләләр файдаланган.

 

«Мин аны төп параметрларны саклап калып, 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Алты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә, алар өчен ташламалы кредит ставкасы элеккечә калачак – алты процент», – диде Владимир Путин.

 

Исегезгә төшерәбез, программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасында гомуми суммасы 154 млн. сумнан артык булган 38 064 кредит бирелгән. Ул 6% процент ставкасы белән, башлангыч взнос белән 20% тан ким булмаган һәм кредитның максималь суммасы 6 млн. сум булган шартларда гамәлдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International