ТР Буа муниципаль районының Чураково авылында күп функцияле үзәк ачылды

2013 елның 27 сентябре, җомга

Бүген ТР Буа муниципаль районының Чураково авылында тантаналы рәвештә күп функцияле үзәкнең рәсми ачылышы булды. Бүгеннән башлап мәдәният хезмәткәрләре һәм спорт яратучылар бер түбә астында урнашачак.  Әлеге бәйрәм -  авылда яшәүче төрле яшьтәге кешеләр өчен зур һәм шатлыклы вакыйга. Чарада күп кенә кунаклар булды, шул исәптән район башлыклары да. Үзәк җитәкчесенә яңа бинаның символик ачкычы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International