Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Креатив процесслар фабрикасы» исемле яңартылган яшьләр үзәгендә булды. Аны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озатып йөрде.
М.Горький исемендәге мәдәният йорты 1954 елда төзелгән. 2023 елның декабрендә масштаблы реконструкциядән соң биредә яшьләр өчен яңа иҗади мәйданчык ачылды.
Үзәкнең йөрәге булып Blackbox киң билгеләнешле зур зал тора. Ул концертлар, мастер – класслар, конференцияләр, тренинглар һәм семинарлар үткәрү өчен күп функцияле зал.