Биектау районы Ильино авылында капиталь ремонттан соң Усад табиб амбулаториясе бинасы ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Амбулатория бинасы 1874 елда төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 754,70 кв. метр. Поликлиниканың куәте - сменасына 50 кеше.
Хәзерге вакытта ул районның 20 торак пунктында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә, аларның саны 4777 кеше, шуларның 3569ы - өлкәннәр, 1208е-балалар.
Амбулаториядә эчке бизәү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне алыштыру, канализация, электр һәм җылыту системасы буенча эшләр башкарылган.
Объект стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында яңартылды. Бинаны яңартуга 73 млн сумнан артык акча бирелгән.
Ачылышта шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.