Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М. М. Айзатуллинның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, тармак ветераннары!

Коммуналь уңайлыклар безнең өчен күптәннән гадәти хәлгә әверелде, һәм кайвакыт без шуны онытабыз: бу катлаулы процесс артында республиканың торак-коммуналь комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итүче 27 меңнән артык кешенең бердәм гамәлләре тора.

Бүген ТКХның сыйфатлы хезмәтләренә ихтыяҗ арта, һәм безне Сезнең белән икътисадның алдынгы тармагы булачак барлык масштаблы проектларны тормышка ашыру өчен күп эш көтә.

Торак фондын капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, чиста  су һәм җылылык белән тәэмин итү программалары гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу төп эш безне рухландырсын һәм алга барырга булышсын.

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Тормышыгызда якты мизгелләр, истә калырлык вакыйгалар һәм кояшлы көннәр күбрәк булуын телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, иминлек юлдаш булсын!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International