Алексей Фролов социаль объектлар төзү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстанда торак төзелешенә ярдәмгә 2 федераль программа - «Торак» һәм «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү» җибәрелгән. Әлеге программалар кысаларында 8 объект төзеләчәк.

Ике федераль проект «Мәгариф» тармагында гамәлгә ашырыла. 4 мәктәп һәм бер балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә 4 мәктәп буенча төзелеш-монтаж эшләре 9% тәшкил итә.

«Сәламәтлек саклау» тармагында 53 яңа объект төзеләчәк, шуларның 48е - фельдшер-акушерлык пунктлары. Эшләр 39 ФАПта алып барыла.  Барлык объектлар буенча гомуми үтәлеш 22% тәшкил итә. Тагын 9 ФАП май ахырына кадәр төзелешкә керешәчәк.

«Яшьләр сәясәте» тармагында планлаштырылган 8 объектның апрель ахырына кадәр бер объект - Чаллыда психологик-педагогик ярдәм үзәге буенча контракт төзергә кала. Өч балалар сәламәтләндерү лагеры төзелә башлый. Калган 3 объект буенча эшләр апрель ахырына кадәр башланачак.

Спорт объектларын төзү өлешендә агымдагы елда бер республика һәм бер федераль программа гамәлгә ашырыла, аларга 4 ябык футбол манежы, 15 универсаль спорт мәйданчыгы, чаңгы-роллер трассасы һәм административ бина керә. Бүгенге көндә эш ике футбол манежында башланган. Калган 17 объект буенча эшләр апрель ахырына кадәр башланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International