17:00 сәгатьтә ТРда җылылык бирү

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.

17:00 сәгатькә республиканың барлык муниципаль оешмаларында, 2013-2014 еллар ягулык чорын башлау ( 6 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр) турындагы боерык һәм карар кабул ителде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ тарафыннан, 19 сентябрьдән башлап, казаннарны җибәрү, республиканың торак йортларына һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү турында тәүлек саен мониторинг үткәрелә. Бүгенге көндә 31 муниципаль районда җылылык тулысынча җибәрелгән. Әлеге районнарга түбәндәгеләр керә: Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә, Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Норлат, Чистай, Лениногорск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән һәм Теләче, Әгерҗе, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Яңа-Чишмә, Питрәч, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спасс, Ютазы.

16 753 торак йортның 15 529ына (95,4%) җылылык җибәрелгән.775 йортта җылылык юк.

1 799 мәктәпнең 1 790да (99,9%) җылылык бирелгән, 2 мәктәптә җылылык әлегә юк.

1 848 балалар бакчасының 1 841дә (99,7%) җылылык бар, 6 балалар бакчасы әлегә салкын.

1 885 сәламәтлек саклау объектының 1 869да (99,5%) җылылык бирелгән, 16 объектта салкын.

2 077 мәдәният объектының 2 003се (96,4%) җылы, 74 объектка җылылык бирелмәгән.

195 спорт объектының 189енә (97,9%) җылылык бирелгән, 6 объект әлегә җылы түгел. 138 социаль ярдәм учреждениесе объектларының 131дә (97,1%) җылыылк бар, 7 объект салкын.

Мөмкин булган авария яки гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен, республикада, “Татлизинг” ААҖ тарафыннан 10 склад, шул исәптән гомуми электр көче 1964 кВТ булган 142 автоном дизельгенератор урнашкан 6 зона склады барлыкка килгән. Хәзерге вакытта дизельгенераторларны техник яктан тикшерү эше тәмамланды. Республикада гомуми суммасы 110,9 млн. сум булган авария-техник запас әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International