Казанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен котладылар

2024 елның 22 марты, җомга

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

 

«Бүген залда республиканың барлык муниципаль районнарыннан торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләре, шулай ук бу тармак белән турыдан-туры бәйле кешеләр бар. Татарстан Республикасында ТКХ өлкәсендә 27,5 мең кеше эшли», - диде ул.

 

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, барлык оешмаларның һәм предприятиеләрнең җайга салынган эше турыдан-туры торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына бәйле. Ишегалларында һәм урамнарда чисталык һәм тәртип, йортларда җылылык, яктылык һәм су, ә иң мөһиме республикада яшәүчеләрнең уңайлылыгы да ТКХ хезмәткәрләреннән тора.

 

«ТКХ тармагына карата таләпләр бик тиз арта. Замана таләпләренә җавап бирү өчен мөһим проектларны гамәлгә ашыру, өстәмә объектлар төзү һәм булганнарын модернизацияләү, алдынгы технологияләрне һәм сервисларны кертү күздә тотыла. Барлык инициативалар татарстанлыларның тормышын уңайлырак итәргә, ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен — нәтиҗәле, заманча һәм югары технологияле итәргә тиеш», - дип өстәде Премьер.

 

ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, республикада торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту буенча зур эш алып барыла. «Шул ук вакытта бик күп проблемалар кала. Ләкин мин ышанам, илебез җитәкчелеге алган курс, югары профессионализм һәм эшкә битараф булмаган мөнәсәбәт ярдәмендә без үз алдыбызда торган бурычларны хәл итәчәкбез», — дип ассызыклады ул.

 

Чыгыш ахырында Алексей Песошин тантанада катнашучыларга Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТКХ предприятиеләре хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин узган елда торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендә 11 төбәк һәм федераль программа гамәлгә ашырылуын сөйләде. Финанслауның гомуми суммасы 23,3 млрд сум тәшкил итә.

 

Гомумән алганда, республикада торакны капиталь ремонтлау программасы буенча 12 мең йортта эшләр башкарылган. Шулай ук халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү программасы буенча Татарстанда 3 мең километр челтәр һәм 400 су  манарасы төзелде, 500гә якын скважина борауланды.

 

«Татарстанда ел саен торак төзелеше күләме арта, производстволар эшли башлый, яңа социаль инфраструктура объектлары барлыкка килә. Бүгенге бәйрәм геройлары территорияләрне төзекләндерү турында кайгырталар, коммуникацияләргә һәм инженерлык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итәләр, торак фондын капиталь ремонтлау эшләрендә мәшгуль. Нәкъ менә алар авария һәм штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта беренче булып сигнализация буенча күтәрелә», — дип нәтиҗә ясады республика Төзелеш министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International