Төзелеш Министрлыгында универсаль спорт мәйданнары төзү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында  Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларында универсаль спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, “Главинвестстрой РТ” ГКУ, “Татлизинг” ГУП, “Татинвестгражданпроект” ГУП һәм товар белән тәэмин итүче компания вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшереп үтәбез, 2013 елда ТРның 43 муниципаль оешмасы һәм 2 шәһәр округында 154 спорт мәйданнары төзү каралган. ТРсы шәһәр һәм районнарының микрорайоннары һәм паркларында универсаль спорт мәйданнары төзү өчен типик проектларның 6 варианты билгеләнгән.

Бүгенге көндә 5 муниципаль районның 10 спорт мәйданында эшләр тәмамланган, ә 13 муниципаль оешманың 24 спорт мәйданында җиһазлар монтажланган, 28 муниципаль райондагы 90 спорт мәйданында уен кыры өчен туфрак әзерләнгән, ә калган объектларда әзерлек һәм җир эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International