«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Конкурс оешмаларны һәм предприятиеләрне эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле ватан товарлары һәм хезмәтләрен чыгару һәм алга этәрү өчен үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- азык-төлек товарлары;

- халык өчен сәнәгать товарлары;

- җитештерү-техник билгеләнештәге продукция;

- халык өчен хезмәтләр;

- җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр;

- халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре.

Продукциясе һәм хезмәтләре конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булган оешмалар конкурс логотибын кулланырга, аны документациядә һәм үз продукциясен төргәкләүдә урнаштырырга хокуклы.

 Иң яхшы республика товарлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат шулай ук конкурсның еллык каталогына керә, ул Россия Федерациясе субъектлары һәм Татарстанның сәүдә вәкиллекләре буенча таратыла.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен 2024 елның 30 апреленә кадәр оештыру комитетына электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк best@tatcsm.ru, элемтә телефоннары (843) 233-18-13, 233-18-57.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән ФБУ ЦСМ Татарстан сайтында, конкурс бүлегендә танышырга мөмкин https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International