«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды башлыгы «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында сөйләде

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. 2024 елда Татарстанда 800дән артык ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, республиканың барлык районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы юл эшләре графигын формалаштыруны һәм яктырту чараларын урнаштыруны тәмамлаган, аларны челтәр оешмалары эше белән синхронлаштырган. 8 муниципаль берәмлектә юл һәм челтәр оешмаларының графиклары туры килмәве ачыкланган, бу ремонт эшләрен озакка сузуга китерә.

 

Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре быел ишегалларын төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләделәр һәм ведомстволар белән килештерделәр. Хәзер халыкка йомгаклау схемаларын тәкъдим итү графигы формалаша. Казанда, Чаллыда, Түбән Кама һәм Тукай районнарында халык белән очрашулар уздырыла башлады.

 

Шулай ук 15 марттан Татарстанда 2025 елда төзекләндерү өчен 200 ишегалды территориясен сайлау буенча ел саен тавыш бирү уза. 30 апрельгә кадәр gorodsreda.tatar.ru порталында тавыш бирергә мөмкин. Быел «Безнең ишегалды» программасына кергән 1550 йорт тавыш бирүгә чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International