1 апрельдән Татарстан Республикасында «Чиста төзелеш» чарасы старт ала

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән республикада ике ай дәвам итәчәк «Чиста төзелеш» чарасы старт ала. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

«Чиста төзелеш» - гомумреспублика санитар-экологик икеайлыкның бер өлеше. Чараның максаты - чисталыкны тәэмин итү һәм шәһәрләр, торак пунктлар территорияләренең пычрануына юл куймау.

 

Министр территорияләрне, төзелеш мәйданчыкларын оештыруны һәм җыештыруны контрольгә алырга һәм төзелеш чүп-чарларын вакытында чыгаруны тәэмин итәргә кушты.

 

Моннан тыш, ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 1 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге датага багышланган чаралар уздыру турында карар кабул ителде.

 

«Барлык коллективларда хезмәт иминлеген саклау өлкәсендәге белгечләр, линия хезмәткәрләре һәм профком рәисләре катнашында имгәнүне профилактикалауга юнәлдерелгән тематик чаралар уздыруны сорыйм», - дип өстәде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International