8:00 сәгатьтә ТРда җылылык бирү

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.

Республиканың барлык муниципаль оешмаларында, 2013-2014 еллар ягулык чорын башлау ( 6 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр) турындагы боерык һәм карар кабул ителде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ тарафыннан, 19 сентябрьдән башлап, казаннарны җибәрү, республиканың торак йортларына һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү турында тәүлек саен мониторинг үткәрелә.

Бүгенге көндә 37 муниципаль районда җылылык тулысынча җибәрелгән. Әлеге районнарга түбәндәгеләр керә: Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Әлки, Алексеевск, Апас, Арча, Әтнә, Аксубай, Әгерҗе, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй,  Норлат, Чистай, Лениногорск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән һәм Теләче, Әгерҗе, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Яңа-Чишмә, Питрәч, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спасс, Ютазы.

16 753 торак йортның 15 586ына (99%) җылылык җибәрелгән. 167 йортта җылылык юк.

1 799 мәктәпкә җылылык бирелгән (100%).

1 848 балалар бакчасында җылылык бар (100%).

1 885 сәламәтлек саклау объектының 1 884дә (99,9%) җылылык бирелгән, 1 объектта салкын.

2 077 мәдәният объектының 2 071е (99,7%) җылы, 6объектка җылылык бирелмәгән.

195 спорт объектының 1193енә (99%) җылылык бирелгән, 2 объект әлегә җылы түгел.

138 социаль ярдәм учреждениесе объектларының 135дә (97,8%) җылыылк бар, 3 объект салкын.

Мөмкин булган авария яки гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен, республикада, “Татлизинг” ААҖ тарафыннан 10 склад, шул исәптән гомуми электр көче 1964 кВТ булган 142 автоном дизельгенератор урнашкан 6 зона склады барлыкка килгән. Хәзерге вакытта дизельгенераторларны техник яктан тикшерү эше тәмамланды. Республикада гомуми суммасы 110,9 млн. сум булган авария-техник запас әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International