2024 елның 4 октябреннән 10 ноябренә кадәр Татарстанның «Наше время – Безнең заман» XII е ачык республика телевизион иҗат фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясе белән уздырыла.
«Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә катнашу өчен 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла.
Моннан тыш, Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар, жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.
XII фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында кабул ителә – www.bzzm.ru.
Телефоннар аша тулырак мәгълүмат алып була: 8(843)238-43-17, 8(843)238-00-63.