Бүген республика Төзелеш министрлыгында Үзбәкстан Республикасы делегациясе булды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Үзбәкстан Республикасы Генераль прокуратурасы делегациясе тәҗрибә уртаклашу максаты белән Казанда булды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ведомство җитәкчеләре белән очрашу узды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин киңәшмә үткәрде, аның кысаларында торак фонды белән идарә итүче оешмаларның, шул исәптән күчемсез милек хуҗалары ширкәтләренең эшчәнлеген контрольдә тоту, шулай ук күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның региональ программасы турында фикер алыштылар.

Үз эшчәнлекләренең төп аспектлары турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» НО генераль директоры Айрат Абүзәров сөйләде.

Чара ахырында очрашуда катнашучылар истәлекле бүләкләр алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International