ТР Төзелеш министрлыгында Төркия төзелеш компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2024 елның 5 апреле, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Spor Sanayi» Төркия төзелеш компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды.

1990 елда нигезләнгән компания кыска вакыт эчендә спорт, социаль һәм сәнәгать билгеләнешендәге модульле корылмаларны проектлаудан алып җитештерү һәм җыюга кадәр «под ключ» хезмәтләрен тәкъдим итә.

Чараның форматы танышу характерында булды.

Ахырда Төркия делегациясе вәкилләре барлык катнашучыларга ачык, эчтәлекле сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International