Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Территрияләрне комплекслы үзләштерүне исәпкә алып, авария хәлендәге торак фондынан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру һәм энергоэффектив йортлар төзү”дигән темага киңәшмә булды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.
Очрашуда, шулай ук, региональ программалар Департаменты директоры Т.А. Аджиев, региональ программалар Департаменты директоры урынбасары В.А. Роменский, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” НО башкарма директоры Т.М. Абдуллин, ДТИ башлыгы С.А. Крайнов, шулай ук Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру кысаларында территорияләрне комплекслы үзләштерү һәм энергоэффектив йортлар төзү сорауларын тикшерделәр.