Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен өстенлекле урыннарны сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 205 724 кеше катнашкан.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Татарстан Республикасында барлыгы 205 724 кеше тавыш бирде», – дип җиткерде министр.
Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципалитет җитәкчеләрен гражданнарга онлайн-тавыш бирү үткәрү турында мәгълүмат бирү эшен җәелдерергә боерды.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 мартта башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстаннан анда барлык 45 муниципалитетта 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша. Тавышны сайт (gorodsreda.tatar.ru), яисә портал һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасы аша биреп була.