Илшат Гыймаев торак комплекс төзелешен тикшерде

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев Казанда «Авалон» торак комплексында булып кайтты.

 

Карбышев урамында урнашкан объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта торак комплекс Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең планлы тикшерүен үтә.

 

Торак йортның гомуми мәйданы 30 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Фатирлар саны 384.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International