Бүген Татарстанның Лаеш районында, Столбище бистәсе янында, Россия һәм ОИС илләренең KazanSummit'2013 дип аталган V халыкара икътисади саммит квсаларында, “Смарт Сити Казань” проектының беренче ташын салу тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, AJM Planning Design Group (APUDG җитәкчесе, “Смарт Сити Казань”ның баш архитекторы Норлиза Хашим, Tatarstan Gulf Investment Company генераль директоры Халед Аль Джассим, шулай ук чит ил һәм Россия инвесторлары, дәүләт хакимият органнарыннан вәкилләр, архитекторлар һәм төзелеш оешмалары катнашты.
“Бүген монда булу бик күңелле – KazanSummit кысаларында без яңа шәһәребезгә – “Смарт Сити Казань”ка старт бирәбез, - диде Татарстан Президенты. – Мондый карарга килгәнче без бик мөһим эшләр башкардык: яңа шәһәрнең мастер-планы эшләнде, инвесторлар белән килешүләр төзелгән”.
“Смарт Сити Казань”ның баш архитекторы Норлиза Хашим, бу проектта катнашу мөмкинлеге өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, кечкенә генә проекттан башланган остаханә елы хәзер тормышка ашачак инде.
Халед Аль Джассим үз чиратында әйтеп үткәнчә, әлеге проект, алар компаниясе бөтен дөнья буенча тормышка ашыра торган проектларның берсе һәм соңгысы булмас.
Аннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Смарт Сити Казань”ның баш архитекторы Норлиза Хашим, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов һәм Tatarstan Gulf Investment Company генераль директоры Халед Аль Джассим киләчәктә шәһәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать белән 4 капсула салды.
Таш салу һәм Россиядә экология Елы рәсми тантанасы кысаларында, Россиядәге экологик төзелеш Советы региональ директоры Дмитрий Колосов, ТР үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаяновка, “Смарт Сити Казань”ның экологик төзелеш норма һәм кагыйдәләрен барлыкка китерү һәм әйләнешкә кертү буенча коммерция булмаган партнерлыкның әгъзасы дигән сертификат тапшырды.
“Смарт Сити Казань” – Татарстан икътисадының перспективалы тармакларын стимулаштыру һәм үстерү максаты белән эшлекле, белем бирү һәм фәнни-тикшеренү активлыгын үстерү өчен яңа шәһәр мохитен барлыкка китерү проекты. ТР Хөкүмәтеннән проект кураторы булып, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы, проект операторы булып, махсус барлыкка килгән дәүләт структурасы – “ТР үсеш Корпорациясе” ААҖ тора. Проектның генераль планы “Татинвестгражданпроект” ГУП ярдәмендә, составында AJM Planning & Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, Amanah Capital Group Limited булган Малайзия консорциумы тарафыннан эшләнгән.
“Смарт Сити Казань” “Казан” Халыкара аэропортыннан 3 км һәм Казан үзәгеннән 15 км ераклыктагы 650 га мәйданда урнашкан. Әлеге территория аша яңа шәһәрне аэропорт һәм ТР башкаласы үзәге белән тоташтыручы “Аэроэкспресс” интермодаль тимер юл тармагы үтә. “Акыллы шәһәр”нең территорясе 4 зонага бүленәчәк, аларда халыкара иҗтимагый-эш үзәге (220 га), мәгариф һәм фән үзәге ( 209 га), махсус икътисади зона ( 102 га) һәм автомобильләр өчен туктау зонасы ( 100га) булачак.
ТР үсеш Корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов сүзләренә караганда, төзелешнең срогы 20 елны тәшкил итә, инвестициянең гомуми күләме – 10 млрд. доллар. Иң кыйммәтле объект булып экспоүзәк торачак, әлеге үзәккә якынча 5 млрд. сум инвестицияләнәчәк. Шул ук вакытта, Катар инвесторлары регионара сәүдә үзәге төзүне тәкъдим итәләр. “Бу бик көчле һәм үзенә җәлеп итеп тора торган нокта. Ул халыкара стандартлар буенча төзеләчәк”, - дип билгеләп үтте Б. Гаянов. Әлеге объектның бәясе – якынча 10 млрд. сум.
төзелеш эшләрен бу елны ук башларга планлаштырган беренче инвестор булып, TGT Oi & Gas services компаниясе тора, әлеге компания дөньяның 9 илендә эшли. Компания нефть табу, нефть тикшерү һәм скважина буенча материалларны эшкәртү өлкәсендә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә барлыгы 4-5 инвестор бар, дип хәбәр итте ТР үсеш Корпорациясе генераль директоры.