Константин Цицин: “ Татарстан – Россия регионнары арасында 185 нче ФЗ тормышка ашыру буенча иң яхшылар рәтендә”

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россиядә “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” гы 185 нче законны тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча иң алдынгылар рәтендә тора. Әлеге фикерне бүген, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Фондгенераль директоры әйтте. Әлеге утырышны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Халиков үзенең кереш чыгышында, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм аның җитәкчесенә, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендә Татарстанга бирелгән мөмкинлекләр өчен рәхмәт сүзәләре җиткерде. И. Халикоа сүзләренә караганда, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау бик зур икътисади һәм социаль эффект китерде. Ремонтланган йортларда энергоэффективлык күпкә артты, капитализация үсте, коммуналь түләүләр кимеде, халыкның аз керемле катламы өчен аеруча мөһим күренеш.

Илдар Халиков сүзләренә караганда, Хәзерге вакытта Татарстан алдында торган бурычлар арасында капиталь ремонт региональ фондын барлыкка китерү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү адреслы программасын тормышка ашыру тора.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд эшләү дәверендә Татарстанга 11, 423 млрд. сум бүлеп биргән. Бу чор эчендә республика, муниципаль оешмалар һәм халык тарафыннан финанслау ярдәмендә 10933 торак йорт капиталь ремонтланган, гомуми мәйданы 71600 квадрат метр булган авария хәлендәге торак күчерелгән.

Хәзерге вакытта, министр сүзләренә караганда, республика Фонд белән берлектә авария хәлендәге йортлардан  гражданнарны күчерү программасының яңа баскычын башлый. 2017 ел ахырына кадәр, 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган йортларны күчерергә кирәк. Татарстанда гомуми мәйданы 420 мең квадрат метр булган 1688 йорт әнә шундыйлар рәтенә керә, әлеге йортларда 28 мең кеше яши.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстанда, торак йорт һәм коммуналь инфраструктуранымодернизацияләүгә бүленеп бирелгән капиталь чараларның гомуми күләме 9,4 млрд. сумны тәшкил итәчәк. Капиталь ремонт программасы буенча 823 торак йорт ремонтланган, әлеге йортларда 234 мең кеше яши.

Республиканың Төзелеш Министрлыгы башлыгы, шулай ук, Татарстанның ТКХ тармагы алдында торган берничә проблеманы билгеләп үтте. Бу, аерым алганда, инженер челтәрләренең искергән булуы, әлеге челтәрләрне модернизацияләү өчен якынча 100 млрд. сум кирәк.

ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин үз чыгышында Татарстанны Россия регионнары арасында 185 нче ФЗ тормышка ашыру, Фонд алдында торган бурычларны үтәү буенча иң яхшылар рәтендә булуын әйтте. “ Мондый тәҗрибәләр безнең илдә күп түгел, - диде К. Цицин. – Бөтен Россия буенча проблемалар бертөрле, ләкин Татарстанда, кайбер башка регионнар белән чагыштырганда, әлеге проблемалар чишелә ала”.

Константин Цицин Татарстанда тормышка ашкан программаларның масштаблыгын билгеләп үтте. “Фондның эшләү дәверендә 6 ел эчендә 38 млрд. сумнан артык чара, Татарстанга, капиталь ремонт эшләре һәм авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерүгә бүлеп бирелде. Федераль бюджет үлчәме белән караганда да бу бик күп. Күп вакытлар беркем дә әлеге сорау белән шөгыльләнмәвен исәпкә алсак, алга китү күренеп тора”, - дип уйлый К. Цицин.

Шул ук вакытта, Константин Цицин сүзләренә караганда, Татарстан тулысынча мондый зур уңышка ирешмәде. Мисал өчен, республикада, бүгенге көнгә кадәр, идарә компанияләре һәм ТСЖның барысы да финанс хисапларын ачмый.  “Күрсәткечләр арта – 40%тан 70%ка кадәр – ләкин барыбер ахырына кадәр түгел”, - диде К. Цицин. Хәер, Россия буенча мондый проблема күзәтелә.

Халык чараларын актив рәвештә җәлеп итеп капиталь ремонт программасын финанслау буенча Татарстан тәҗрибәсе, Константин өицин сүзләренә караганда, мондвй модельнең эффективлыгын күрсәтә, хәзер әлеге модельне бөтен Россия буенча, капиталь ремонт региональ фондларын барлыкка китереп кулланырга планлаштыралар. “Иң мөһиме, халык әлеге эшнең нәтиҗәсен күрсен”, - ди Фонд генераль директоры.

К. Цицин билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру җиңел булмаячак. Программаның Татарстандагы гомуми күләме 9,4 млрд. сумны тәшкил итә, шул исәптән Фонд чаралары – 4,3 млрд. “Финанслау ягыннан караганда авыр программа, ләкин РФ Хөкүмәте әлеге проблеманы аңлый, аз гына мөмкинлек булган очракта пропорция кечерәячәк, - дип хәбәр итте Константин Цицин. – Ничек кенә булмасын, без бу эшне эшләргә тиеш. Шуңа күрә әлеге программаны финанслау мәсьәләсенә игътибар белән якын килергә чакырам. Бюджет һәм бюджеттан тыш чыганакларны санарга, ниндидер яңа фирмалар эзләргә кирәк”.

Үз чыгышының азагында Константин Цицин Илдар Халиковка, 2014 ел программасында республика өчен каралган чараларның беренче чаралар траншасы килүен белдерә торган түләү документы тапшырды.

 Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, коллегиягә нәтиҗәләрясаганда, халыктан түләүләр җыю соравына игътибар итте. “Төп сорау – түләү дисциплинасы. Моннан башка ниндидер программаларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Әгәр дә 2012 ел җыю буенча иң яхшысы булса, 2013 елда берничә район ирешкән күрсәткечләрен югалтты, - диде И. Халиков.  – Шул ук вакытта соңгы ике ел эчендә коммуналь түләүләр җыю буенча күрсәткече 100 процент булган районнар бар”. ТР Хөкүмәте Рәисе, идарә компанияләре һәм ТСЖ тапафыннан, куелган коммуналь ресурсларга вакытында түләү кирәклегенә игътибар итте. Коллегия ахырында Илдар Халиков Фондның Татарстан белән актив рәвештә хезмәттәшлек итүе өчен Константин Цицинга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм киләчәктә дә бергә эффектив эшләргә өметләнүен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International