Марат Айзатуллин җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү барышы турында хәбәр итте

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Соңгы җиде көндә тавыш бирүгә Татарстанда яшәүче 98 меңгә якын кеше кушылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә сөйләде.

 

Киңәшмәне Татарстанның Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә рәвешендә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 

«Гомумән алганда, теге яки бу иҗтимагый урын өчен 362 мең 218 кеше үз тавышларын бирде», - дип билгеләп үтте министр.

 

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр сайтта gorodsreda.tatar.ru  порталында һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында уза. Төзекләндерү өчен объектлар 2025 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында сайлап алына.

 

Быел Татарстаннан төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 иҗтимагый урын, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International