Рөстәм Миңнеханов лифт җиһазлары җитештерү заводын ачуда катнашты

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

«Барысы да яхшы булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе «Татлифт» ҖЧҖнең лифт җиһазлары җитештерү заводын ачу тантанасында. Ачылышта шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

 

Завод Зеленодольск муниципаль районында «Зеленодольск» сәнәгать паркы мәйданчыгында ачылды.

 

Җитештерү мәйданнарын карау һәм оешма белән танышу барышында проект турында кыскача «Татлифт» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллина сөйләде.

 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җитештерелә торган продукция линиясе, лифт җиһазлары белән танышты.

 

Заводны ачу тантанасы бик тә мөһим чара. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ул тулысынча үзебездә җитештерелгән җиһазлар белән тәэмин ителгән.

 

«Татлифт» компаниясенең лифт җиһазлары җитештерүне символик рәвештә башлап җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International