Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «ТР күп фатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмалар берлеге» ассоциациясенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлары турында еллык хисап җыелышы булды.
Ассоциациянең гомуми җыелышы эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, ТР Дәүләт торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлеге башлыгы Марсель Низаметдинов, тормыш тәэминаты хезмәткәрләренең Татарстан Республика профсоюз оешмасы рәисе Ольга Круглова, Ассоциация советы рәисе Марат Губеев катнашты.
2023 елдагы эш һәм 2024 елга бурычлар, Ассоциациянең 2023 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм Ассоциациянең 2024 елга керемнәре һәм чыгымнары сметасы турында генераль директор Назиф Фатыйхов сөйләде.
Моннан тыш, 2023 елда эшчәнлек йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» конкурсына йомгак ясалды.