Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясендә катнашты

2024 елның 26 апреле, җомга

2024 елның 26 апрелендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә Халыкара «Җиңү диктанты» тарихи-патриотик акциясе узды. Диктант мәктәп укучыларында һәм яшьләрдә илебезнең данлы үткәненә  кызыксыну уятырга тиеш.

 

Быел диктантны Россиянең барлык төбәкләрендә һәм 60 чит илдә 27 мең мәйданчыкта уздыру планлаштырыла. Быел 1,5 меңнән артык мәйданчыкны Оборона Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, Росгвардия һәм эчке эшләр министрлыгы булдырган. 

 

Татарстан Республикасында «Җиңү диктанты» акциясе 293 ачык мәйданчыкта узды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев «Казан милли тикшеренү технология университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесендә «Җиңү диктанты» акциясендә катнашты.

 

«Бу акция белемне тикшерү генә түгел. Ул халкыбызның үлемсез батырлыгы, ата-бабаларыбызның  батырлыгы турында тарихи хакыйкатьне сакларга тиеш», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International