Татарстанда 413 меңнән артык кеше төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирде

2024 елның 27 апреле, шимбә

Татарстанда яшәүче 413 210 кеше җәмәгать урыннарын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы белдергәнчә, тавыш бирү тәмамланырга тагын 4 көн кала. Татарстанлылар 2025 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлый ала.

 

Быел республикадан барлыгы 45 муниципаль берәмлектә 273 җәмәгать урыны һәм 1,55 мең йорт катнаша. Сайлаулар  gorodsreda.tatar.ru  сайтында, «ТР Хезмәтләре» кушымтасында бара. Онлайн тавыш бирү 30 апрельдә тәмамланачак.

 

Бөтенроссия тавыш бирү Президент Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International