ТР Югары Ослан районы Тат. Бурнашево авылында участок полиция хезмәткәре өчен йорт төзү буенча эшләр дәвам итә. Подрядчы оешма булып “ЭЛПЭК” ҖЧҖ тора. Эшләрнең инвесторы - Татарстан Республиксы президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.
Подрядчылар фундамент салу, бүлмәләр бүлү буенча эшләрне тәмамладылар. Диварларны штукатурлау эшләре бара. Канализация һәм су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре урнаштырылган. 30 октябрьгә эшне тәмамлау планлаштырыла.
Шеланга авылында да шундый ук эшләр бара, ләкин мондагы эшләр Югары Ослан муниципаль районы чаралары хисабына эшләнелә. Подрядчы оешма булып, “БрикСтрой”ҖЧҖ тора.
Подрядчылар фундамент салу, тышкы диварлар ,бүлмәләр бүлү, фронтон урнаштырубуенча эшләрне тәмамлаганнар. Түбә ябу эшләре башланган ( 45% тәмамланган. Эшләрне тәмамлау вакыты, шулай ук 30 октябрьгә билгеләнгән.