Арчада социаль ипотека йортына нәтиҗә-белешмә бирелгән

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Арча шәһәренең Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта урнашкан яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә-белешмә бирде.

 

Кирпеч йортта ике подъезд һәм дүрт торак кат бар. Проектланган 48 фатирның гомуми мәйданы якынча 3 мең кв. метр тәшкил итә, шуларның 12се – бер бүлмәле, 24е – ике бүлмәле һәм 12се – өч бүлмәле.

 

Торак сантехника, ике контурлы хосусый җылыту казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу исәпләгечләре белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International