Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында тармак ветераннары – “Татжилкомхоз” ПО һәм ТР Төзелеш Министрлыгының элекке эшчеләре белән очрашу булды. Чараны министр Ирек Фәйзуллин үткәрде.
Очрашу барышында министр тармак ветераннарына республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь комплексындагы уңышлар, тармак алдында торган планнар һәм мөһим проектлар турында сөйләде. Ветераннар, үз чиратында, эшләрнең югары дәрәҗә булуын билгеләп үттеләр һәм һәрвакыт игътибар итеп, ярдәм итеп торганы өчен Министрлык җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бүген, шулай ук, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы каршында ветераннар Советы барлыкка китерү турындагы карар кабул ителде. Әлеге Советны министрның элекке урынбасары Галиуллина Татьяна Степановна җитәкләячәк.