Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан шәһәрендә “Адмирал бистәсе” территориясенең үсеш проектын эшләү һәм тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде.
Киңәшмәдә, шулай ук, ТР президенты ярдәмчесе О.А. Балтусова, ТР экология Министрлыгы, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзү Идарәсе, Казан шәһәренең ИК тышкы төзекләндерү Комитеты вәкилләре , “Татинвестгражданпроект” ГУП белгечләре һәм башкалар катнашты. Чара барышында, киңәшмәдә катнашучылар, Казан шәһәренең Адмирал бистәсендә шәһәр төзү буенча реконструкция концепциясен тикшерделәр.