Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә өстәмә урыннар булдыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Чарада, шулай ук, ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н Фәттахов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Песошин, ТР финанс министрының беренче урынбасары М.Д. Фәйзрахманов, “Главинвестстрой РТ” ГКУ идарәсе башлыгы М.М. Айзатуллин, Казан шәһәренең УКС идарәсе башлыгы И.Ф.Латыпов, “Татинвестгражданпроект” ГУП генераль директоры А.А. Хөснетдинов һәм башкалар катнашты. Киңәшмә ТР муниципаль оешмаларның башкарма комитет җитәкчеләре белән видеоконференция режимында үтте. Киңәшмә барышында чарада катнашучылар республикада мәктәпкәчәучреждениеләр төзү һәм реконструкцияләү буенча җаваплы кешеләрнең докладларын тыңладылар.