Конкурс төзелештә бәяләр һәм смета нормалаштыру өлкәсендә иң яхшыларны ачыклый, шулай ук смета эшендә белгечләрнең һөнәри әзерлеген һәм эшчәнлек сыйфатын арттыруга ярдәм итә. Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 июньенә кадәр кабул ителә.
Конкурс өч этапта үткәрелә. Конкурсның финалы «Төзүчеләр көне» һөнәри бәйрәменә багышланган һәм 2024 елның 22-23 августында Казанда узачак.
Конкурсны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, РосКапСтрой, Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты оештыра.
Кирәкле белем һәм җиңү теләге булган һәркем җиңә ала. Шул ук вакытта яшь буенча чикләүләр юк - яшь һәм тәҗрибәле белгечләр катнаша.
Катнашу өчен гариза бланкын биредә тутырырга мөмкин.