Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 60% ка үтәлгән, 1 млн 888 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 24% ы тапшырылган: бу 349 мең кв.м мәйданлы 67 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 53% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 85 мең кв. м мәйданлы 24 йорты тапшырылган. Бүгенге көндә хосусый торак төзелеше буенча 1 млн 453 мең кв.м мәйданлы 10 мең 769 йорт тапшырылган, бу еллык планның 96%. тәшкил итә.