Татарстанда «Безнең ишегалды» программасың тормышка ашырылуы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.
Арина Петрова программа кысаларында юл эшләре, тышкы яктырту, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру эшләре алып барылуын сөйләде.
Аерым алганда, кайбер муниципаль районнарда соңгы ике атнада юл эшләре күләме динамикасы якынча 10% тәшкил итте. Республиканың «Безнең ишегалды» программасы чаралары уздырыла торган тагын алты районында юл эшләре 10-14 майда башланачак.
Тышкы яктыртуны урнаштыру буенча эшләрнең уртача проценты 11 процент тәшкил итә. Ике атна эчендә динамика 6%. Бу төр эш 23 муниципаль районда башланган. Тугыз район якын арада яктырту терәүләрен урнаштыру буенча эшкә керешә.
«Татлизинг» мәгълүматлары буенча, республика складларында барлык җиһазларның (әзер әйберләрнең) 49% саклана. Барлык 12 урам җиһазлары белән тәэмин итүчеләр әзер элементларны складларга график буенча озаталар, дип төгәлләде Арина Петрова.
Балалар һәм спорт җиһазлары 55% күләмендә җитештерелгән.
Казанда һәм Алабугада җиһазлар монтажлау эшләре башланды инде.