Арчада социаль ипотека йорты куллануга тапшырылган

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Бүген Арча шәһәрендә Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта кешеләр яши башлады.

Социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән 48 фатирлы яңа төзелештә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, ятим балалар һәм грант алучы табиб фатирлар алды.

Йортта ике подъезд һәм дүрт торак кат бар. Фатирлар тулысынча яшәү өчен әзер, сантехника, ике контурлы шәхси җылыту казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу исәпләгечләре белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International