«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисадый форумы кысаларында Кыргыз Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Дәүләт агентлыгы Татарстан Төзелеш министрлыгында булды
Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде. Очрашу барышында кунаклар һәм республика вәкилләре тармак белән идарә итүнең электрон механизмнарын интеграцияләү турында фикер алышты, шулай ук министрлыкның оештыру структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштылар.