Быел 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннарын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә республиканың 421 мең 806 кешесе катнашты. Бу хакта төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Узган елдагы кебек үк, халык җәмәгать киңлекләре белән бергә йорт яны территорияләрен дә сайлаган. Объектлар исемлеге республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә 274 иҗтимагый территорияне һәм 1 550 йортны үз эченә ала.
«Уңайлы мохит – парк, яр буе, сквер яки ишегалды-тормыш сыйфатына турыдан-туры тәэсир итәме. Шуңа күрә республика халкы традицион рәвештә тавыш бирүдә актив катнаша, шул ук вакытта аларның процесска катнашы елдан-ел арта. Әйтик, 2022 елда теге яки бу җәмәгать урыннары өчен 207 329 кеше тавыш биргән, 2023 елда инде 363 258 татарстанлы», – дип билгеләп үтте Алексей Фролов.
2015-2023 елларда республикада барлыгы 398 яңа җәмәгать төзекләндерелгән. Инвестицияләнгән акчаларның гомуми суммасы 24 млрд сумга якын тәшкил итә. Шул исәптән 225е – «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында.
Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру Федераль проектыннан тыш, җәмәгать урыннары 2018 елдан бирле үткәрелә торган бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсы кысаларында да төзекләндерелә. Бу вакытка тупланган тәҗрибә республикага җиңүче проектлар саны буенча лидер төбәкләрнең берсе булырга мөмкинлек бирә: 5 ел эчендә федераль бюджеттан 2,9 млрд сумлык финанслауны 42 җиңүче проект ала.
Шулай ук матбугат конференциясендә ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, ТР шәһәрләрне үстерү институтының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова катнашты.