Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының 2023/2024 елларның җылыту чорына эш йомгаклары һәм 2024/2025 елларның җылыту чорына әзерлек бурычлары турында хисап тотты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, торак фонды һәм коммуналь һәм социаль өлкә объектларын әзерләү буенча эш кысаларында узган ел 3 213 котельный, 17 829 күп фатирлы йорт һәм 7 685 социаль-мәдәни өлкә объекты әзерләнгән, шул исәптән - 3 257 мәгариф объекты, 1 980 сәламәтлек саклау объекты, 1 914 мәдәният объекты, 260 спорт объекты, 108 яшьләр объекты, 166 социаль яклау объекты. 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек паспортларын билгеләнгән срокта барлык 45 муниципаль берәмлек алды. Бу яктан 2023/2024 сезонына әзерлек чоры соңгы 10 елда иң уңышлысы булды.
Җылыту чоры 253 көн дәвам итә, бу календарь елның 2/3 өлеше. Ул 12 сентябрьдә башланып, агымдагы елның 22 маенда тәмамланды. Традицион рәвештә, беренче чиратта, социаль өлкә объектларына җылылык бирелә. Күп фатирлы йортларда җылылык энергиясен куллану күләме бу җылыту чорында 6 млн 722 мең гКал тәшкил иткән.
Яңа җылыту сезонына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары проекты эшләнде, аны гамәлгә ашыру өчен төп бурычлар исемлеге төзелде.
Киләсе җылыту чорына әзерлекне контрольдә тоту максатыннан Республика штабы утырышлары ике атнага бер тапкыр үткәреләчәк.
“Төп чараларның срокларына игътибар итегез: җылылык энергиясен кулланучылар өчен паспортларны 2024 елның 1 сентябренә кадәр, җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен паспортларны – 2024 елның 1 ноябренә кадәр, муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын алу 2024 елның 15 ноябренә кадәр кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Марат Айзатуллин.