Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Күмәк җыештыру Лаеш муниципаль районының Титан СНТ янындагы шәһәр яны урманчылыгының Столбищенск участок урманчылыгы территориясендә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 22 апрельдә башланды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры чыбык-чабыктан чистарту, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.
Табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә 30 меңгә якын кеше катнашкан. Акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 1,3 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 5,7 мең куб. м. коры чыбык-чабык черегән өемнәргә салынган.