Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләнеп үтелә. ТР Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, һөнәри бәйрәмнәрендә архитекторларга мөрәҗәгать итте.
“Архитектура – ул сәләт. Уникаль иҗади таланты булган кешеләр рәссам гына түгел, уйлап табучы, математик, төзүче булырга тиеш.
Еллар уза, ләкин безгә мирас итеп калдырылган архитектура иҗат җимешләренең матурлыгы һәм гармониясе китми. Татарстанның архитектура традициясе үзенчәлекле һәм кабатланмас. Безнең горурланырлык һәм сакларлык әйберләребез бар.
Архитекторларның яңа буыны, масштаблы проектларны тормышка ашырып, уңышлы гына эшләп килә. Яңалык, заманча технологияләр һәм материаллар кулланып эшләнгән биналар һәм корылмалар безне гажәпләндерә һәм сокландыра, ләкин алар барысы да иң яхшы архитектура традициясенең дзвамы”, диелә министр котлавында.