ТР Төзелеш министрлыгында Россия Федерациясе Герое Иван Жарскийның әнисе белән очрашу узды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Россия Федерациясе Герое Иван Жарскийның әнисе белән очрашу булды. Ведомство башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан сугышчыларына ярдәм итү турында сөйләде һәм Илмира Сәлим кызы Жарскаяга улы өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең өчен якташыбыз Иван Жарскийның Россия Федерациясе Герое исемен алуы бик хөрмәтле. Республика ягыннан сугышчыга ярдәм күрсәтү һәм торак шартларын яхшырту өчен акча бүлеп бирелә. Илмира Сәлим кызы сайлаган фатир даими яшәү өчен түләүсез файдалануга рәсмиләштереләчәк. Татарстан үзенең геройлары белән горурлана һәм аларның махсус операциягә керткән өлешләрен онытмый», – диде Илшат Гыймаев.

Очрашуда ТР Рәисе администрациясе, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды, «Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасындагы филиалы вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International