Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Казанның реконструкцияләнә торган коммуналь инфраструктура объектларын карады.
2023 елда старт алган «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы буенча яңартыла торган җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен карап чыктылар. Исегезгә төшерәбез, 2023-2024 елларга программада республиканың 10 муниципаль берәмлегендә 67 чараны гамәлгә ашыру каралган, шуларның 48е агымдагы елда модернизацияләнәчәк.
Программа кысаларында гомуми озынлыгы 124,7 км булган инженерлык челтәрләрен төзү (реконструкцияләү) планлаштырыла, шулардан: 42,6 км суүткәргеч, 19,3 км канализация, 62,9 км җылылык белән тәэмин итү, шул исәптән:
Мәҗит Салихов Зур Армавир, Чапаев һәм Әхтәмов урамнарындагы тепловодларны, шулай ук Гвардия, Зур, Даурия һәм Бертуган Касыймовлар урамнарындагы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү барышын карады.
Моннан тыш, министр урынбасары Казан ТЭЦ-1дән «Горки» котельныйсына кадәр 5 нче магистраль тепловод төзелеше барышы белән танышты.
Бүгенге көндә барлык объектларда да төзелеш-монтаж эшләре тулы күләмдә җәелдерелгән.
Төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Мәҗит Салихов тизләтергә һәм төзелеш-монтаж эшләрен билгеләнгән срокларда тәмамларга чакырды.
Министр урынбасарын эш сәфәрендә «Казэнерго» АҖ һәм «Татэнэрго»АҖ вәкилләре озата барды.