Мәҗит Салихов Әгерҗедә җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләрнең үтәлешен контрольдә тотты

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Әгерҗе муниципаль районында коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Эш сәфәре барышында Мәҗит Салихов «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелә торган объектларны карады. Исегезгә төшерәбез, 2023-2024 елларга программада 10 муниципаль берәмлектә гомуми суммасы 4,7 млрд сумнан артык булган 67 чараны гамәлгә ашыру каралган. Барлыгы 124,7 км озынлыктагы инженерлык челтәрләрен төзү (реконструкцияләү) планлаштырыла, шулардан: 42,6 км суүткәргеч, 19,3 км канализация, 62,9 км җылылык белән тәэмин итү.

Агымдагы елда Әгерҗе шәһәрендә федераль программа буенча 3 объектта җылылык челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләр планлаштырылган. Бүгенге көндә барлык участокларда төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Мәсәлән, Энергетиклар урамында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен модернизацияләү буенча эшләр 38% тәшкил итә. Карл Маркс урамындагы кишәрлегендә 20% эшләр башкарылган, биредә траншеяләр эшләнә һәм лоткалар монтажлана. Шулай ук төзүчеләр Гагарин урамындагы 2-нче тыкрык буенча челтәрләр участогында траншея эшләүгә керештеләр.

Моннан тыш, министр урынбасары Чайковский, Ометов һәм Чапаев урамнарындагы төзелеп беткән объектта төзекләндерү барышы белән танышты, анда җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнде.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда 48 объектта эшләр башкарылачак. Бүгенге көндә башкаруның гомуми проценты 37,18% тәшкил итә.

Мәҗит Салиховны эш сәфәрендә «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ директорының беренче урынбасары Максим Уколов озатып йөрде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International