Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында торак төзелеше дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм ведомство эшчәнлегенең монополиягә каршы туры килүе турында фикер алыштылар. Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев торак төзелешенең дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы турында төп доклад белән чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасында агымдагы елга 3150 мең кв.метр торак планлаштырылган. Шулардан ИЖС-1513 мең кв. м., күп фатирлы йортлар – 1637 мең кв. м. бүгенге көндә төзелеш буенча план 63,1% ка үтәлгән», – дип билгеләп үтте докладында Илшат Гыймаев.
Моннан тыш, министр урынбасары Иҗтимагый совет әгъзаларына республика территориясендә барлык социаль объектлар төзелеше, шулай ук аларның әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр итте.
Утырышта министрлык һәм ведомство карамагындагы оешмалар эшчәнлегендә монополиягә каршы законнарны бозу куркынычын ачыклау максатыннан чаралар турында мәгълүмат каралды.
Иҗтимагый совет эшендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының икътисад фәннәре докторы Гөлсинә Заһидуллина, «Башлангыч» торак милекчеләре ширкәтенең ревизия комиссиясе рәисе Валерий Леонтьев, «Районны төзекләндерү ремонтлау һәм яшелләндерү +К идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Кәүсәрия Матросова һәм ТР Яшьләр хөкүмәтенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча киңәшчесе Шамил Якупов катнашты.