Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев буасында суүткәргеч һәм канализация челтәрләре төзелеше 65 процентка башкарылган

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Кама Тамагы муниципаль районында «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасын тормышка ашыру барышы белән танышты.

Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны бистәсендә суүткәргеч һәм канализация челтәрләре төзелешен карады.

Объектта төзелеш-монтаж эшләре агымдагы елның язында башланды. Проект документациясендә түбәндәге эшләр каралган: 118 кое белән 2 903 метр озынлыктагы канализациянең тышкы челтәрләрен салу, 86 кое белән 5 996 метр озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәрләрен салу. Эшләрнең бәясе 86 млн сумнан артык тәшкил итә.

«ТР инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Захватов һәм подрядчы оешма директоры Артур Ильясов эшләрнең урынында башкарылуы турында аңлатма бирделәр.

Бүгенге көндә объектта суүткәргеч һәм канализациянең тышкы челтәрләре торбалары җәелдерелә. Коелар төзү һәм суүткәргеч коеларында арматура урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылуы 65% тәшкил итә.

Төзелеш-монтаж эшләрен 2024 елның августында тәмамлау планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International